ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айрат Хәйруллин авыл хатын-кызларына эш сәгатен киметү турындагы закон хакында үз фикерен җиткерде
Авыл
  • 14 Ноябрь 2019 - 14:45
  • Караулар: 102
Россия Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар өчен эш көнен киметүне күздә тоткан законга кул куйды. Авылда яшәүче хатын-кызларның эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш, ә моңа кадәр эш вакыты 40 сәгатьне тәшкил итте. Хезмәт хакы исә шул ук кала.

"Авылларда хатын-кызларның озаграк эшләве, ә аларның хезмәт хакы, шәһәрнекеләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы кереме түбән булу һәм бәяләр уйнау нәтиҗәсендә,  уртача 2 тапкырга кимрәк булуы беркемгә дә сер түгел. Барыннан да элек, без шәһәрдә һәм авылда хезмәт хакын тигезләү турында уйларга тиеш", - дип шәрехләде  карарны РФ Дәүләт Думасында Түбән Кама округыннан депутат, "Россия авылы" федераль проекты координаторы Айрат Хәйруллин.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*