ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада язгы кыр эшләренең ничек алып барылуы турында сөйләделәр
Авыл
  • 14 Апрель 2025 - 13:05
  • Караулар: 31

19 мартта Түбән Кама районында язгы кыр эшләре башланды. Күпьеллык үләннәрне туңган туфрактан тукландыруга беренчеләрдән булып Кама буе РПК «Союз АГРО» командасы чыкты. «Эшлекле дүшәмбе»дә язгы кыр эшләренең барышы турында Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов сөйләде.

В Нижнекамске рассказали, как ведутся весенне-полевые работы

2025 елда төрле культуралар 43 мең 845 гектарда чәчеләчәк. Игенчеләр 16 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыруга һәм тырмалауга керешкән – эшләр 64% ка башкарылган. Шулай ук аларга дымны саклау өчен 36 мең га сөрү җирләрен эшкәртү   һәм 27 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчү бурычы куелачак.

В Нижнекамске рассказали, как ведутся весенне-полевые работы

Альфред Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үзләрен орлык материалы белән тулысынча тәэмин иткәннәр. Утырту алдыннан барлык орлыклар махсус тикшерү уза. Язгы кыр эшләренә 200 берәмлек техника һәм 17 чәчү комплексы җәлеп ителәчәк – бу агротехник срокларга өлгерергә мөмкинлек бирәчәк. Районга минераль ашламалар күләме узган ел белән чагыштырганда 34% ка арткан.

В Нижнекамске рассказали, как ведутся весенне-полевые работы

2025 ел уңышы өчен көзге культуралар 9,5 мең гектар мәйданда чәчелгән. Моннан тыш, 491 га мәйданда яшел азык өчен көзге культуралар чәчелә. кырлар яхшы хәлдә, дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.

“Алда чәчү кампаниясе. Әлбәттә, күп нәрсә һава шартларына бәйле, әмма район хуҗалыклары чәчү кампаниясен оптималь срокларда уздырырлар һәм чәчүлек мәйданнарының планлаштырылган күләмен үтәрләр дип уйлыйм”, – дип йомгаклады Альфред Нигъмәтҗанов.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^