ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген тикшерделәр
Авыл
  • 18 Март 2025 - 15:58
  • Караулар: 90

Түбән Кама районының Ширәмәт авылында авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләреннән торган Комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген җентекләп тикшерде.

Белгечләр машина-трактор паркының техник торышын гына түгел, механизаторларның хезмәт шартларын, чәчү материалының сыйфатын һәм кирәкле эш планнарының булуын да бәяләделәр. Тикшерү барышында чәчү комплекслары, төрле модификациядәге тракторлар, тырмалау, тукландыру, культиватор, катнаш агрегатлар һәм башкалар каралды.

Тракторы наготове: сельхозпредприятия Нижнекамского района прошли проверку готовности

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең техник куәтләрен күрсәтте: эшкә 260 трактор әзерләнгән, шул исәптән 63 энергияле берәмлек, шулай ук 123 йөк автомобиле. Чәчү агрегатлары – 70, агулау машиналары 11 данә тәшкил итә.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, 19 мартта ук "Союз-Агро" ҖЧҖенең "Прикамский" РПК аграрийлары 7,5 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешәчәкләр. Параллель рәвештә 9,5 мең гектар мәйданда көзге культураларны тукландыру башланачак.

Мондый тикшерүләр бөтен республика буенча уза, һәм Түбән Кама районы хуҗалыклары бу мөһим сынауны намус белән үттеләр, язгы кыр эшләренә тулы әзерлекләрен күрсәттеләр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^