ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүген Айдар Метшин Яңа ел мәйданчыкларын иң яхшы әзерләгән оешма җитәкчеләрен бүләкләде
Мәдәният
  • 13 Гыйнвар 2021 - 15:28
  • Караулар: 32
"Эш яхшы гына түгел, ә бик яхшы башкарылган! " Бүген Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин торак пунктларда Яңа ел мәйданчыкларын әзерләүчеләр эшенә шундый бәя бирде.

 Яңа ел мәйданчыкларын әзерләүдә актив катнашып, җиңүгә ирешкән 27 оешма һәм җирлек бүген район башлыгы кулыннан диплом һәм татлы бүләкләр алды. Алар арасында - «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефть», «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, үзидарә рәисләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм күпкатлы йортлар буенча җаваплылар бар.

"Без бергә булганда, теләсә нинди бурычны хәл итеп чыга алуыбызны тагын бер кат расладык, - дип ассызыклады Айдар Метшин, җиңүчеләрне тәбрикләп.- Катлаулы елны тәмамлаганда, безгә кешеләрдә яхшы, уңай кәеф булдыру мөһим иде. Һәм без бу бурычны үтәдек".

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шулай ук Түбән Кама халкының да әлеге эштә актив катнашуын, ишегалларында балалар өчен таулар өю, төрле атрибутлар, подъезд һәм лифтларны бизәүләрен әйтеп узды. Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, Яңа ел шәһәрчекләре, парклар, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә, куркынычсыз, күңелле ял итү урынына әверелде.

"2021 ел - Түбән Каманың 55 еллыгы һәм бүген безнең җиңүчеләр арасында яңа номинантлар бар, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Димәк, без алга барабыз һәм үсеш кичерәбез һәм хәзер безгә бу традицияләрне саклап калу бик мөһим".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*