ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларны бушлай фильмнар карарга чакыралар
Мәдәният
  • 12 Гыйнвар 2021 - 15:05
  • Караулар: 37
«Восход» кинотеатры «Ретро-җомга» сезонын ача һәм түбәнкамалыларны бушлай фильмнар карарга чакыра.

Җомга, 15 гыйнварда, «Спортлото-82» (12+) кинокартинасын күрсәтәчәкләр. Сеанс 18 сәгатьтә башлана.

«Гусарская баллада» кинокомедиясен (0+) тамашачылар 22 гыйнварда, ә «Подкидыш» фильмын (0+) 29 гыйнварда карый алачак. Бу фильмнар да 18 сәгатьтә башлана.

Фильмнарга керү түләүсез, әмма урыннар саны чикләнгән.

Белешү өчен телефон: 7 (939) 331-52-52.

Исегезгә төшерик, «Восход» кинотеатры Халык иҗаты йортының икенче катында урнашкан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*