ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Илдус Мортазин иң танылган татар рәссамнары унлыгына кергән
Мәдәният
  • 02 Декабрь 2020 - 15:30
  • Караулар: 86
Түбән Кама рәссамы Илдус Мортазин иң танылган татар рәссамнары унлыгына кергән.

Иҗатларында халык мәдәниятен чагылдырган рәссамнар турындагы видеоязма  Ютубта  «Татары Мира» сәхифәсендә басылып чыккан.

«Рәссамнар тарихи вакыйгаларны сурәтлиләр, халык традицияләренә, бигрәк тә Сабантуйга күп игътибар бирәләр. Берничә буын рәссамнар иҗат иткән портретлар, пейзажлар, натюрмортлар, монументаль-декоратив сәнгать, мозаика осталарның дөньяга карашын һәм шәхси иҗади юнәлешләрен чагылдыра», - диелә видеоязма турында.

Исемлектә Бакый Урманче, Шакир Мөхәммәтҗанов, Абрек Абзгильдин, Нәҗип Нәккаш, Харис Якупов, Әнвәр Сәйфетдинов, Чыңгыз Әхмәров, Озад Хәбибуллин һәм Рифкать Вахитовлар  бар. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*