ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама шәһәр музеенда Ефимовларның күргәзмәсе ачылды
Мәдәният
  • 18 Ноябрь 2020 - 15:05
  • Караулар: 50
Түбән Кама шәһәр музеенда уникаль сәнгать күргәзмәсе ачылды. Анда  үз эшләрен Дмитрий Ефимов, Ирина Ионова-Ефимова һәм Даниил Ефимов тәкъдим итте, алар барысы да бер гаиләдән.  «Ваша газета» корреспонденты Газимҗан Сабиров Ирина Николаевна белән очрашып сөйләшкән.

 Ирина Николаевна сүзләренә караганда, өчәүләп иҗат итүнең үз уңайлыклары да бар, кыенлыклары да килеп чыга икән. Артык мавыгып китеп, кайбер очракта картинадагы җитешсез яклар күренми калырга да мөмкин, ә якын кешең, әлбәттә, моны вакытында әйтеп җибәрәчәк.

Как играют краски на закате: в Нижнекамске проходит выставка семьи Ефимовых

Ирина ханымның әти-әнисе шәһәрнең беренче төзүчеләреннән. Озак еллар төзүче булып эшләгән әтисе инде вафат, әнисе исә медицина тармагында хезмәт куйган.

Рәссамнарның картиналары төрле темаларга багышланган. 2020 ел - Татарстан АССРның  йөзьеллыгы, шуңа күрә  күргәзмәдә әлеге темага багышланган картина аерым урын алып тора.  

Как играют краски на закате: в Нижнекамске проходит выставка семьи Ефимовых

Ефимовларның эшләре белән 30 ноябрьгә кадәр танышырга мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*