ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча идеяләр тәкъдим ителде
Мәдәният
  • 23 Октябрь 2020 - 16:50
  • Караулар: 62
Түбән Кама мэриясендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Тимур Гәрәев рәислегендә телләр буенча комиссия утырышы булды. Анда комиссия әгъзалары, шулай ук башкарма комитет, яшьләр эшләре, мәдәният, мәгариф, мәктәпкәчә тәрбия бирү идарәләре вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре авыл җирлекләрендә ТР телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе карарларын үтәү. Бу барлык кабул ителгән норматив-хокукый актлар, шәһәрдә һәм торак пунктларда урамнар күрсәткечләре, җирлекләрдә юл күрсәткечләре ике телдә – рус һәм татар телләрендә булырга тиеш дигән сүз. Мәсәлән, бүгенге көндә авыл җирлекләрендә урамнарның 95 күрсәткечен таләпләргә туры китерергә кирәк.

Түбән Камада әлеге законнарны үтәү кысаларында рус һәм татар телләрендә барлык күрсәткечләр дә ясалган, ә яңа тукталышларга, паркларга, скверларга, җәмәгать киңлекләренә карата бу эш берьюлы, яңа объектлар төзү һәм урнаштыру барышында алып барыла.

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, комиссия әгъзалары Милли берләшмәләр, коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешмалар арасында туган телдә иң яхшы аккаунтка конкурс үткәрергә тәкъдим иттеләр. Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында- иң яхшы публикациягә, проект яки тапшыруга конкурс үткәрергә. Карар соңрак, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында инициативалар буенча барлык тәкъдимнәрне караганнан соң кабул ителәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*