ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә Түбән Камада «Ноль плюс» халыкара балалар фильмнары фестивале узачак
Мәдәният
  • 21 Октябрь 2020 - 12:27
  • Караулар: 95
22 октябрьдә Түбән Кама «Ноль плюс» VII Халыкара балалар гаилә кинофестиваленә кушыла. Фильмнар «Восход» кинотеатрында күрсәтелә.

«Фестивальнең миссиясе - дуслык, гаилә, хезмәт, иҗат, мәгариф кебек юнәлештәге гомумкешелек кыйммәтләренә багышланган дөньякүләм фильм һәм мультфильмнарга балалар, яшүсмерләр, гаиләләр игътибарын җәлеп итү», - дип билгеләп үттеләр кинотеатрда.

Сеанслар көне буе барачак:

10:00 Сабыйлар һәм аларның ата-аналарына. Балалар һәм ата-аналар өчен мультфильмнар. Яшь аралыгы: 6 яшьтән һәм өлкәнрәк. Сеанс 52 минут.
14:00 Яшь булу җиңелме? Яшүсмерләр һәм яшь кешеләр өчен кыскаметражлы фильмнар. Яшь аралыгы: 14 яшьтән һәм өлкәнрәк. Сеанс 60 минут.
18:00 Хыяллар ничек тормышка аша. Балалар күзлегеннән тормышка карау турында кыскаметражлы фильмнар. Яшь аралыгы: 10 яшьтән һәм өлкәнрәк. Сеанс 55 минут.

 Керү бушлай.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*