ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ирада Әюпова Түбән Каманың мәдәни үсеш мөмкинлекләрен югары бәяләде
Мәдәният
  • 29 Сентябрь 2020 - 08:49
  • Караулар: 161

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кичә Түбән Камага килде. «Ковер» яшьләр үзәгендә узган проект семинарында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм яшь түбәнкамалылар катнашты.

«Без Түбән Каманың  Татарстанның җитештерү үсеш алган  сәнәгать башкаласы булуы белән бергә мәдәни юнәлештә дә алга китүен телибез, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин.- Бүгенге көндә үзгәрешләргә ихтыяҗ бар, һәм мин ышанам, бу сөйләшү безнең өчен нәтиҗәле булыр».


Семинарда уртак максат белән берләшкән иҗади һәм инициативалы сигез команда Түбән Каманы мәдәният үзәге итү буенча үз проектларын тәкъдим итте. Шуларның берсе – бина фасадларында QR-код аша күренекле түбәнкамалыларның портретларын урнаштыру. Башка тәкъдимнәр арасында - шәһәрдә яшьләр өчен театр, төрле яшьтәге кешеләр иҗат белән шөгыльләнә ала торган мәдәни комплекс, Түбән Кама районы территориясе буйлап велосәяхәтләр, авыллар буенча туристик маршрутлар оештыру, төрле фестивальләр уздыру, шул исәптән Әхсән Фәтхетдинов музее базасында стационар экспозицияләр үткәрү, сәүдә үзәкләрендә җирле фотографлар һәм рәссамнар үз эшләрен тәкъдим итә алырлык күргәзмәләр оештыру. Барлык тәкъдим ителгән проектлар яңа идеяләр белән дә тулыланды.

    

«Сез фестивальләр, объектлар, паркларга исемнәр бирә беләсез, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов. - Сез моны барысыннан да яхшырак эшлисез».


Айдар Метшин тәкъдим ителгән идеяләрне хуплады, бигрәк тә театр хәрәкәте үсешенең мөһимлеген ассызыклады. Өстәвенә, сүз тамашачылар һәм актерлар булган гади театр турында түгел, ә интерактив турында бара, анда теләге булган һәр кеше спектакльдә катнаша ала. «Шәһәрлеләрне җәлеп итү принцибы - иң мөһим фактор», - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова. Аның сүзләренә караганда, хәзер Россиядә яңа юнәлеш барлыкка килде – иммерсив театр һәм якын арада нәкъ менә шушы юнәлешкә ихтыяҗ булачак. Мондый спектакльләрне турыдан-туры Түбән Кама тематикасы буенча оештырырга мөмкин. Мәсәлән, Стахеевлар утарында яки паркта.


«Мин бу эштә актив катнашачакмын. Яшьләр безнең шәһәрдә калсын өчен, яшьләр үсеше өчен күбрәк мөмкинлекләр тудырырга кирәк», - дип хуплады идеяне Айдар Метшин.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*