ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кичә Түбән Камада зур бәйрәм тамашасы үтте
Мәдәният
  • 14 Сентябрь 2020 - 10:10
  • Караулар: 35
Түбән Камада Нефтехимиклар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм узды.

Төштән соң Нефтехимиклар паркында сәүдә нокталары  эшли башлады. Кичен зур бәйрәм концерты булды. Түбәнкамалылар алдында беренче булып җирле җырчылар: Алмаз Кашаев һәм Анна Фролова чыгыш ясады. Алар артыннан сәхнәгә Казанның Soldaev рэперы чыкты. «Жарит лето» чыгышыннан соң,  популяр татар җырчысы Айдар Галимов җырлады.

Концертның төп башкаручысы  «Любэ»төркеме булды. Николай Расторгуев һәм аның музыкантлары түбәнкамалылар алдында бер сәгать дәвамында чыгыш ясадылар. Төркем лидеры сүзләренә караганда, пандемия сәбәпле,  концертларны  ярты еллык тыюдан соң, Түбән Кама  -  артистлар чыгыш ясаган беренче мәйданчыкларның берсе булган.

Бәйрәм программасы зур салют белән тәмамланды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*