ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада виртуаль концерт залы булдырылачак
Мәдәният
  • 18 Август 2020 - 08:52
  • Караулар: 101
2022 елда Түбән Камада виртуаль концерт залы булдырылачак. Ул Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ачыла.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджет музыкаль һәм проект җиһазлары сатып алуны финанслый.

Бөтенроссия виртуаль концерт залы  -     әйдәп баручы артистларның һәм коллективларның  иң яхшы чыгышларын карарга һәм тыңларга мөмкинлек бирә торган онлайн-трансляцияләр системасы.

Кызганычка каршы, классик музыка яратучыларның барысы да башкала филармонияләренә концертларга йөри алмый.  Виртуаль концерт залы - иң ерак урыннарга югары сәнгатьне илтеп җиткерү мөмкинлеге бирә торган проект. Түбән Камада инструменталь коллективлар эшләсә дә, гүзәллеккә якынаю өчен өстәмә мөмкинлек булу да бик мөһим.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*