ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама театрлары РФ Хөкүмәте премиясенә дәгъва итә ала
Мәдәният
  • 15 Июль 2020 - 16:49
  • Караулар: 83

Россия Мәдәният министрлыгы илебезнең театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен бирелә торган Федор Волков исемендәге РФ Хөкүмәте  премиясенә гаризалар кабул итә башлый. 

Премиягә профессиональ театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен төбәк театрлары, театр-тамаша оешмалары һәм иҗат хезмәткәрләре ия була ала.

Дәгъва итүчеләр федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә. Премия үз эченә лауреат дипломын, мактау билгесен һәм өч миллион сум күләмендәге акчалата бүләк ала.

20 ел эчендә Федор Волков исемендәге премия илебезнең күренекле театрларына тапшырылды. 2017 елда театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бирелде

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*