ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың спорт-күңел ачу оешмалары белгечләре илкүләм онлайн-конкурста катнаша ала
Мәдәният
  • 14 Июль 2020 - 16:42
  • Караулар: 112

Уен индустриясе һәм актив ял итү массакүләм спорт өлкәсендәге оешмаларны берләштерүче  «Балачак шәһәре» ассоциациясе «Сәнгать буларак спорт»   дип исемләнгән I Ачык онлайн-конкурс уздыра. 

Анда катнашу өчен Россия төбәкләрендәге дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, ял итү һәм спорт үзәкләре, коммерцияле булмаган оешмаларның үзешчән, иҗат һәм спорт коллективлары җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

Жюри рәисе – атказанган спорт мастеры, нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Европа чемпионы Дарья Шкурихина. Жюри әгъзалары арасында танылган хореографлар, артистлар, режиссерлар, тренерлар бар.

Оештыручылар сүзләренә караганда, «Сәнгать буларак спорт» онлайн-конкурсы педагогларга 10 номинациянең берсендә 2019/2020 еллардагы конкурс номерларын һәм чыгышларын тәкъдим итеп, үз коллективыңны күрсәтү мөмкинлеге бирә.  Алар арасында  иң яхшы 30 эш билгеләнәчәк һәм видеоязмалар YOUTUBE каналында  урнаштырылачак,  биредә конкурсның соңгы көнендә нәтиҗәләр дә билгеле булачак.

Иң яхшы эшләр гомуми приз фонды 60 000 сум тәшкил иткән онлайн-конкурсның  Гран-приена ия була ала. Тулырак мәгълүмат: http://artsportfest.ru/

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*