ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Җиңү көненә багышланган яңа җырга клип төшерелде
Мәдәният
  • 08 Май 2020 - 09:47
  • Караулар: 39
Түбән Камада "Җиңү көне" дигән яңа җырга клип төшерелде, аның сүзләрен Рәсимә Нәбиуллина, ә көен Рөстәм Әсәдуллин язган.

Музыкаль видео НТР телерадиокомпаниясендә Түбән Кама мэриясе, мәдәният идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, "Түбән Кама Нефтехим" профсоюз комитеты оешмасы ярдәме белән яздырылган. Җырны көй авторы - Рөстәм Әсәдуллин башкара.

Клипта Түбән Камада хәрби парад, татар чаңгычылары батальонының дошман белән көрәшеннән тарихи реконструкция кадрлары файдаланылган.

" Җиңү көне килә бар җиһанга, алмагачлар акка төренә, -дип җырлана җырда. - Яу кырында ятып калган безнең солдат җырларымда кабат терелә".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*