ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама үзәк китапханәсендә Мансур Ганиевның яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Мәдәният
  • 02 Февраль 2020 - 16:09
  • Караулар: 838
Түбән Кама үзәк китапханәсендә "ТАССР әлифбасы " проекты кысаларында Әлки районына багышланган кичә узды. 

Кичә документаль фильм карау белән башланып китте. Кунаклар Әлки районының территориясе, тарихы, табигате, истәлекле урыннары, танылган кешеләре белән якыннанрак таныштылар.



Очрашуның төп өлешендә Әлки районының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, шәҗәрәләр төзү белән танылу алган шәһәрдәшебез  Мансур Ганиевның "Абдул Салман морзалары" дигән яңа  китабы  тәкъдим ителде.



Күп санлы кунаклар арасында Әлки районы вәкилләре, Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Баһманов, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрә  Әлфия Ситдыйкова, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиевлар бар иде.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^