ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ФОТО: Түбән Камада Владимир Высоцкийны искә алу концерты үтте
Мәдәният
  • 27 Гыйнвар 2020 - 15:55
  • Караулар: 38
Түбән Камада Владимир Высоцкийның туган көнен «Своя колея» проекты белән билгеләп үттеләр.

Никита Высоцкий сүзләренә караганда, Россиядә легендар шагыйрьгә багышланган чаралар даими төстә  уза торган ике шәһәр бар,  бу  - Түбән Кама һәм Екатеринбург.

24 гыйнвар көнне Халык иҗаты йортында “Своя колея” концертында Лариса Долина, Дмитрий Дюжев, Ольга Кормухина, Сергей Галанин, Алла Рид һәм "Глобалис" оркестры чыгыш ясады. 25 е көнне Владимир Высоцкийның эшчәнлегенә багышланган спектакль куелды.

Чара барышында экранда Высоцкий иҗатына бәйле интервьюлардан өзекләр дә күрсәтелде. Алар арасында Айдар Метшин белән әңгәмә дә бар иде. "Минем өчен Высоцкий —ул  шәхес, күренеш,  дәрәҗә, - диде Айдар Метшин. - Күп җырларын яратам, әмма бу этапта миңа  „Жил я славно в первой трети“ җыры ошый. Ул җырда миңа якын булган күп нәрсәләр чагылыш тапкан".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*