ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың 45 нче яшьләр китапханәсендә әдәби очрашу үтте
Мәдәният
  • 25 Гыйнвар 2020 - 11:28
  • Караулар: 160

Түбән Каманың 45 нче яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучыларына “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөләндәм Галиева белән очрашу уздырды. Очрашу укучыларыбызны язучының иҗаты белән таныштыруны күздә тотып оештырылган иде.

Кичә авторның шигъри юллары белән башланып китте. Укучылар шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Гөләндәм Галиеваның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Аның иҗатына туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән.

Очрашу бик кызыклы һәм матур булды. Гөләндәм Исрафил кызы үзенең балачагы, олы тормыш юлына аяк басуы, беренче тапкыр каләм тотуы турында да бик кызыклы итеп сөйләп бирде, кайчак шаярткалап, укучыларның күңелен дә күтәрде, уеннар уйнатты. Шул ук вакытта укучыларның бик талантлы булуларына сокланды, сорауларына җавап кайтарды. Татар теленең киләчәгенә кагылышлы сорауларга җавап ишеткәндә, укучылар үзләренең киләчәк өчен җаваплы буын вәкилләре булуларына инанып утырдылар. Үз телен, гореф- гадәтләрен саклап яшәгән милләт югалып калмаячак. Чара барышында ТАССРның 100 еллыгына багышлап, тарихтагы истәлекле вакыйгалар һәм танылган шәхесләр хакында сөйләп уздык, туган җир, республикабызга багышланган бик матур шигырьләр, җырлар яңгырады.

Әдәби очрашу бирегә килүчеләрнең үзләренә дә бик ошады. “Гөләндәм Галиева белән якыннан аралашу, туган телгә, аның тарихына кагылышлы әңгәмә, бай мәгълүмат һәрберебез хәтерендә бер күңелле мизгел булып калыр”,- дип, 7 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Гөлназ Камалова бүгенге кичә турында үз фикерләрен җиткерде, иҗатчыга уңышлар, илһамлы озын гомер теләде.

Кичә азагында Гөләндәм Галиева укучыларыбызга шулай ук уңышлар теләде, истәлекле бүләкләр таратты, рәхмәтләрен җиткерде. Язучы белән очрашу мизгелләрен фотосурәткә дә төшердек.

Руфия Медетова, 45 нче китапханә хезмәткәре.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*