ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүген Түбән Камада рус җырчылары Алексей Белов, Ольга Кормухина һәм Алла Рид белән иҗади очрашулар үтәчәк
Мәдәният
  • 24 Гыйнвар 2020 - 10:35
  • Караулар: 72
Бүген Түбән Кама Халык иҗаты йортында “Своя колея” концерты үтәчәк.

Владимир Высоцкийга багышланган концертта Лариса Долина, Дмитрий Дюжев, Ольга Кормухина, Сергей Галанин, Алла Рид һәм "Глобалис" оркестры чыгышлары көтелә. Алар белән бергә сәхнәдә Түбән Кама артистлары да чыгыш ясаячак. Әлбәттә, искә алу кичәсендә Никита Высоцкий да катнаша.

25 е көнне исә Владимир Высоцкийның эшчәнлегенә багышланган спектакль куелачак, күргәзмә тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, артистлар белән иҗади очрашулар да оештырыла. Бүген, 24 гыйнвар көнне,  шәһәрнең музыка көллиятендә 13:30 сәгатьтә Ольга Кормухина һәм Алексей Беловлар белән очрашу башлана.

Алексей Белов - совет һәм Россия рок-музыканты һәм җырлар авторы, продюсер, «Парк Горького» төркеме җитәкчесе, гитарачы. Хатыны Ольга Кормухина башкаруындагы күп кенә җырлар авторы.

Бүген шулай ук  "Ковер" яшьләр үзәге дә түбәнкамалыларны очрашуга чакыра. Биредә 13:30 сәгатьтә Алла Рид белән очрашу башлана. Джаз башкаручы җырчы - "Голос" проекты финалисты.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*