ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ФОТО: Төзекләндерүдән соң, Түбән Камада татар драма театры бинасы ачылды
Мәдәният
  • 28 Декабрь 2019 - 09:11
  • Караулар: 496
Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының яңартылган бинасы ачылды. «Яшәешнең гүзәл мизгелләре» дип аталган чара театрның 30 еллык юбилеена багышланды, анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка кунаклар катнашты. 




Түбән Кама драма театры 1989 елда  «Нижнекамскнефтехим» каршындагы яшьләр  татар студиясе буларак оеша. 30 ел эчендә труппа 120 дән артык спектакль куйган, аларның кайберләреннән өзекләр ачылыш тантансында да тәкъдим ителде.

Театр Татарстан һәм Россия буйлап, чит илләргә  гастрольләргә йөри. Коллективта 24 кеше: Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин премияләре лауреатлары, «Тантана» милли пермиясе һәм ТР Хөкүмәте грантларына ия булучылар. Труппаны ТР халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев җитәкли.




Быел Театр елы кысаларында Түбән Камада Кайманов урамындагы бинаны капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Республика программасы буенча бүлеп бирелгән акчага (145 133 700 сум) 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелгән, бинаның эче тулысынча  үзгәртелгән. Хәзер бу -  чын классик театр, Түбән Каманың бизәге.

Элек төп зал буларак кулланылган кече зал хәзер «Бишегем»  татар балалар театры карамагында,  студиядә 40 ка якын бала шөгыльләнә.

Ачылу кичәсе, чын мәгънәсендә, театр бәйрәменә әверелде. Сәхнәләштерелгән күренешләрдән тыш, төрле җырлар, биюләр дә башкарылды.



 « Халыкта башка шәһәрдә кешеләрнең ничек яшәвен беләсең килсә, җирле театрга бар, диләр. Театр  -  ул тормыш, бүгенге көн -  сәхнәдә; шуңа күрә театр сәнгатен саклау һәм үстерү – халыкның бурычы, - диде Айдар Метшин үз чыгышында. - Театр елын без барыбыз өчен дә чын бәйрәм булган әлеге искиткеч вакыйга белән тәмамлыйбыз. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрының үз эшчәнлеген әлеге искиткеч яңа бинада  дәвам итүенә без бик шат».



Ирада Әюпова  Түбән Кама өчен мондый театр булуның чын казаныш икәнлеген билгеләп үтте.  « Бу яңа бинада Туфан Миңнуллин әсәрләре генә яңгырап калмыйча, аның рухы да  яшәр дип ышанам», -диде министр.

Бәйрәм кичәсе Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары котлавы белән дәвам итте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*