ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
27 декабрь көнне Түбән Камада төзекләндерелгән татар драма театры бинасы ачылачак
Мәдәният
  • 25 Декабрь 2019 - 16:21
  • Караулар: 841
Түбән Камада төзекләндерүдән соң,  драма театры бинасын тантаналы рәвештә ачачаклар. «Яшәешнең гүзәл мизгелләре» кичәсе 27 декабрьгә билгеләнгән.

Мәгълүматларга караганда, ачылышта Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашачак. Бөтен республикадан килгән күпсанлы кунаклар белән бергә алар театрның 30 еллык тарихы белән танышачак.

30 ел эчендә театрда 120 дән артык спектакль куйганнар, бөтен Россия, шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Төркияне гастрольләр белән әйләнеп чыкканнар. Труппада хәзер 24 артист эшли. Алар барысы да март аеннан  барган реконструкциянең тәмамлануын түземсезлек белән көттеләр.  Бу вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелгән. Бина эчен бизәү эшләре башкарылган. Бинаның тышкы ягы, керү урыны,  театрның эче тулысынча үзгәргән. Моңа республика бюджетыннан 145 млн  сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Шәһәр халкы яңа бинаны 30 декабрьдә бәяли алачак, бу көнне  биредә   «Җидегән чишмә» проектының чираттагы сәхифәсе  уза. Быел ул  рәссам Әхсән Фәтхетдиновка багышлана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*