ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама нефть эшкәртүчеләре хәйрия эшчәнлеге өчен дәрәҗәле премиягә ия булды
Мәдәният
  • 24 Декабрь 2019 - 17:29
  • Караулар: 115

 «ТАНЕКО» предприятиесе В.И. Вернадский исемендәге Милли экологик премия җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.

Бу бүләккә «ТАНЕКО»  сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен экология темасына әкиятләр бастырып чыгаруы өчен лаек булды. 2018 елда предприятие хисабына язучы Елена Журекның Брайль шрифтында 900 данә «Хранимира» китабы чыгарылган. Эчтәлеге - җирне, табигатьне һәм кешене саклый торган мифик затлар турындагы фэнтези.

Барлык китаплар да Россия Федерациясе территориясендә урнашкан 158 махсуслаштырылган китапханәгә һәм күрмәүче балалар өчен мәктәпләргә бушлай тапшырылган. 2019 елда бу күркәм традиция дәвам итте. «Татнефть» ярдәме белән чыгарылган 900 данә әкият янә Россия төбәкләренә җибәрелде.

Елена Журек рәхмәт йөзеннән түбәнкамалыларга гади укучылар өчен билгеләнгән берничә йөз данә китабын бүләк итте. Алар Түбән Кама балалар китапханәләренә, мәктәпкәчә учреждениеләргә, балалар экология-биология үзәгенә таратылачак.

Моннан тыш, экологик тематикага караган китаплар һәм буклетлар чыгару, табигатькә сак карашны пропагандалаучы мультфильмнар төшерү дә финанслана. Аерым алганда, Түбән Каманың барлык балалар бакчаларына экологик темага төшерелгән мультфильм дисклары бүләк ителде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*