ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада драматург, язучы, җәмәгать эшлеклесе Данил Салихов белән очрашу кичәсе үтте
Мәдәният
  • 04 Декабрь 2019 - 12:12
  • Караулар: 87

Театр елы уңаеннан Түбән Камада ел дәвамында күп төрле чаралар - фестивальләр, бәйге-конкурслар, мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә әһелләре, драматурглар белән очрашулар, әдәби конференцияләр, иҗат кичәләре, уен-тамашалар кебек иҗтимагый-агарту программалары үтте. Шундый очрашуларның чираттагысы 3 декабрь көнне “Кунакчыл Түбән Кама” проекты кысаларында шәһәрнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә узды. “Каләм алса – уй салыр!” дип исемләнгән кичәгә кунак булып, драматург, прозаик, артист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов килде.

Очрашуга район башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, Аксакаллар шурасы вәкилләре, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, шәһәр халкы, гомумән, Данил әфәнденең шәхесе, иҗаты белән кызыксынучы әдәбият сөючеләр җыелган иде.



“Без Түбән Камада “ТАССР әлифбасы” дигән яңа проект игълан иттек һәм аны нәкъ менә Сезнең хәер-фатиха белән башлап җибәрәсебез килә”, - дип мөрәҗәгать итте очрашу кунагына кичәне алып баручы (сценарий авторы да) Гүзәлия Гыйбадуллина һәм сүзне Данил әфәнденең үзенә бирде.

Атамасы әлифбаның беренче хәрефеннән башланган Актаныш якларында туып-үскән Данил Хәбибрахман улы Салихов чыгышын түбәнкамалыларга, китапханәчеләргә рәхмәт сүзләреннән башлады. “Түбән Каманың үзәк китапханәсендә шушы кадәр әдәбиятка гашыйк кешеләр булыр дип уйламаган идем. Рәхмәт сезгә! - диде ул. –Уртак күперебез, язучылар һәм укучыларны бергә бәйли торган китапханә хезмәткәрләренә дә олуг рәхмәтемне белдерәм!” Шулай ук Данил әфәнде мөхтәрәм шәхесебез, халык шагыйре Разил Вәлиевның да якташларына сәламен тапшырды.



Үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, район һәм шәһәр советлары депутатлары исеменнән чыгыш ясаган Рөстәм Ганиев, Данил Салиховның якташы, Түбән Кама шәһәре башлыгы киңәшчесе, архитектор Фирдәвис Ханов, җирле язучылар очрашу кунагына изге теләкләрен җиткерделәр.

Үзе белән таныштыруны Данил әфәнде сабый чагы, әти-әнисе, туганнарына бәйле хатирәләреннән башлады. Тамашачыларны очрашу кунагының һәр хатирәсе - әнисенең көзге алдына бастырып, җырларга өйрәтүләре, әтисенең өздереп гармунда уйнавы, бакчаларында үскән 33 төп алмагач, булачак тормыш иптәше Рәмзия ханым белән шул бакчада кич утырулары – драма әсәрендәге күренешләр кебек укучының күз алдыннан үтә торды, автор шәхесе белән кызыксынуны арттыра барды.



Яшьлек еллары хатирәләрен: “Театр сәнгатендә мин бик бәхетле. СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановта укыган кеше мин”, - дип, аеруча бер горурлык белән искә төшерде Данил әфәнде. Остазының әйткән сүзләрен, кылган эш-гамәлләрен үтә бер җылылык, сагыну хисе белән тамашачыга җиткерде. Г.Камал, К.Тинчурин театрларында эшләгән еллары, ул тудырган бик күп көчле образлар (мисалга, Ю. Сафиуллинның “Алмазбулат” пьесасында –Алмазбулат, чит ил классигы Лопе де Веганың “Причуды Белисы” әсәрендә– Пруденьсью, Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар” драмасында – Басарый, Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасында – Инсаф, Т.Миңнуллинның “Гармун уйный беләсеңме” пьесасында – Наил, М. Әмирнең “Миңлекамал” драмасында – Мәхмүт, Ә.Еникинең “Рәшә” повесте буенча куелган спектакльдә – Хәмит һ.б. бик күп рольләр) тамашачы хәтерендә кабат яңарды.



Талантлы актер булудан тыш, сигез китап авторы, 40 тан артык пьесасы (“Узып барышлый”, “Өзелгән йөзем”, “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем”, “Язмыш”, “Көттереп килгән яңгыр”, “Мөгез”, “Микүләй дәдәйнең бөер ташы”...) илнең төрле театрларында куелган драматург Данил Салихов үзенең һәр уңышында кичәдә үзе дә катнашкан тормыш иптәше Рәмзия ханымның өлеше зур булуын билгеләп үтте. Данил әфәнденең үз сүзләре белән әйтсәк, “алдында да, артында да ышанычы булып торган” Рәмзия ханым очрашу героеның чын гаилә тоткасы, һәр яктан үрнәк әти, сөекле бабай булуын җиткерде; иҗатына килгәндә исә, иренең проза өлкәсендә дә уңышлы иҗат итүен билгеләп (2018 елда авторның “Чукрак” романы һәм юмористик хикәяләре аерым китап булып басылып чыкты –иск.), атлар турында язылган хикәясен аеруча яратып укуын әйтте, аны башкаларга да тәкъдим итте.



Бар булмышы белән сәхнә кешесе булган Данил Салихов әлеге кичәдә тамашачыны театр дөньясыннан тыш, җыр-моң дәрьясында да тибрәтте, шигъри мизгелләр дә бүләк итте: “Ак калфакның табылган чагы” җыры белән тамашачы күңеленең күренмәс кылларын чиртте, Хәсән Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигыре аша олпат шагыйрьләребез, әдипләребезнең гыйбрәтле язмышлары турында уйланырга этәрде.
Данил ага шигырьне сәнгатьле уку буенча мастер-класс та үткәреп алды: әдәби әсәрне халыкка җиткерер алдыннан, аның язылу тарихына, ул чорда илдә барган вакыйгаларга, ул вакыйгаларның язучы язмышына тәэсире турында мәгълүматлы булырга кирәклеген төшендерде.

Яшь буынга, балаларга туган телнең әһәмиятен, бөеклеген җиткерүдә дә Данил аганың үз фикере бар: халыкның “татарга тылмач кирәкми” гыйбарәсенә таянып эш йөртсәк, һич тә оттырмабыз, ди ул, татар телен белгән кешенең кырыкка якын төрки телне аңлый һәм аралаша алуын искәртеп. Бу уңайдан Данил Салихов киләсе елдан сабыйларга тел өйрәтүдә яңа проект та башлап җибәрергә исәпли.



Әлбәттә, Язучылар берлеге рәисе буларак, Данил Салиховка берлекнең бүгенге тормышы, киләчәге, планнары, аның 85 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралар турында да сораулар бирелде. Яшь язучыларның бүгенге көндә әдәбиятка аз килүләре хакындагы сорауга Данил ага: “Күз алдыгызга китерегез, без тонналы- тонналы тауларны тракторлар белән каера-каера, алтын чыгарабыз, аны юарга салабыз да, аннан бик аз гына алтын бүленеп чыга. Менә әдәбиятка да шулай киләләр. Язучыны да, драматургны да аны ясап булмый. Ул талантлы булып туа, без аны бары язу культурасына өйрәтә алабыз”, -дип җавап бирде.



Очрашу барышында түбәнкамалылар да мөхтәрәм кунаклар алдында үз чыгышларын тәкъдим иттеләр: драматургның Каенлы авылы “Тамаша” җирле театры сәхнәләштергән “Коткарыгыз, каравыл!” комедиясе, Шәңгәлче халык театры артистлары башкаруында “Язмыш” спектакленнән өзекләр каршыбызда чын мәгънәсендә зур талант иясе, кабатланмас автор торуын исбат итте; җирдә яшәү мәгънәсе, халык, кешеләр язмышы кебек мәңгелек кыйммәтләр турында уйланырга этәрде.



Җирле башкаручыларыбыз Разыя Якупова, Илһам Хисмәтуллин, Флүр Гайнемөхәммәтовларның җыр-моңнары да кичәдә катнашучылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.



“Түбән Кама укучысы Сезнең китапларны һәрчак яратып укый, әсәрләрегез тормышчан, укырга күңелле. Алардагы геройлар безнең арада яши; аларда тарих та, рухи тәрбия дә, халык язмышы да чагылыш тапкан”, - дип, китапханәнең директор урынбасары Римма Хәсәнова мөхтәрәм кунакларга чиксез рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде, уңышлар, гаиләләренә иминлек теләп, истәлеккә бүләк тапшырды.

Очрашу күмәкләшеп фотога төшү, автографлар алу, Данил Салихов иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән танышу рәвешендә дәвам итте.

Гөләндәм Галиева.

Алмаз Фәттахов фотолары.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*