Айдар Метшин җитәкчеләрнең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә тиздән Түбән Камада ачылачак татар балалар театрында заманча технологияләр кулланылачагын хәбәр итте.
Билгеле булганча, шәһәрнең Туфан Миңнуллин исемендәге драма театрында ремонт бара, моның өчен 150 млн сум акча бүлеп бирелгән. 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы төзелә, ә иске сәхнәне, ремонтлап, «Бишегем» театрына тапшырачаклар.
«Татар балалар театры эшендә без заманча сәнгатьтә кулланыла торган технологик алымнарны файдаланырга уйлыйбыз, - дип планнар белән уртаклашты шәһәр башлыгы. - Спектакльләрдә тамашачылар үзләре дә актив катнашачак. Моның өчен без махсус мультимедиа, интерактив җиһазлар белән тәэмин ителешне күздә тотабыз. Балаларга туган телнең тирәнлеген, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү мөмкинлеге ачылачак».