ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама китапханәчесе Зәйдә Ялчыгол укуларында чыгыш ясаган
Мәдәният
  • 28 Сентябрь 2019 - 13:17
  • Караулар: 125
Быелгы җиденче чара Зәй районы Имәнлебаш авылында татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланды.

Аның хөрмәтенә Зәйдә мәчет аталган, исемен йөртүче урамда истәлек билгесе бар, музее эшләп килә.

«Хәзерге милли-мәдәни тормышыбызда Таҗетдин Ялчыгол мирасының әһәмияте» исемле фәнни-гамәли конференциядә нәсел дәвамчылары, дин әһелләре, тарихчылар тарафыннан аның иҗатын алга таба ачыклау һәм саклау мәсьәләсе күтәрелде. Каенлы авылы китапханәчесе Флера Гарипованың «Түбән Кама җирлегендә Таҗетдин Ялчыгол эзләре» дигән темага чыгышын профессор Хатыйп Миңнегулов аерым билгеләп үткән. Безнең докладчыбыз фикеренчә, Ялчыголның бу як авылларда үткәргән тормышына кагылышлы фактлар аз, тема тирәнтен өйрәнүне таләп итә.

Әлфия Хафизова, "Туган як".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*