14 августта (чәршәмбе) 11:00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Виктор Анютин һәм Илдус Мортазин, ТР Рәссамнар берлеге һәм БДБ Рәссамнарының һөнәри берлеге әгъзасы Олег Исаев җитәкчелегендә рәсем сәнгате буенча мастер-класс узачак.
«Портрет, матур пейзаж яки чәчәкле ваза ясау өчен Халык иҗаты йортына килү дә җитә. Бары тик берничә сәгать эчендә тәҗрибәле рәссамнарның сизгер җитәкчелеге астында сез картина язачаксыз», - дип вәгъдә итә оештыручылар. - Мастер-класста катнашу өчен үзең белән картонда киндер, пумалалар һәм буяулар алып килергә кирәк».
Керү ирекле. Телефон: 8 (939) 331-52-52.

