ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар рус җәмгыятенең 35 еллыгын билгеләп үттеләр
Мәдәният
  • 07 Гыйнвар 2026 - 20:00
  • Караулар: 131

Түбән Каманың Халык иҗаты йортында «35 ел - Раштуа йолдызы астында» дигән концерт булды. Чара ике бәйрәмне берләштерде: Раштуа һәм Түбән Кама рус җәмгыятенең 35 еллыгын. Шәһәрнең 600 дән артык кешесе аның кунаклары булды.

Фойеда түбәнкамалыларны Кыш Бабай һәм Кар кызы каршы алды. Алар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, дөрес җаваплар өчен призлар алдылар. Биредә үк җирле осталар кулдан эшләнгән сувенирлар — беләзекләр, уенчыклар, фигуралар тәкъдим иттеләр.

Халыкның игътибарын «Вереница рождественских чудес» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе җәлеп итте.

Сәхнәдә түбәнкамалылар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләре өчен түбәнкамалылар ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатын, ә рус милли мәдәниятен үстергән өчен Түбән Кама муниипаль районы Башлыгының һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең мактау грамоталарын алдылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^