Шәһәрнең гаилә белән уку китапханәсе — 60, Ташлык авыл китапханәсе — 55, 7 нче балалар китапханәсе — 60, ә Кызыл Чапчак авыл китапханәсе 35 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Һәр юбилей — ул дата гына түгел, ә китапларга, мәдәнияткә һәм үз укучыларыңа дистә еллар тугрылыклы хезмәт итү.
Бәйрәм көннәре җылылык, ихлас рәхмәт сүзләре һәм шатлыклы очрашулар белән тулы иде. Ветераннар, мәртәбәле кунаклар һәм укучылар үзләре коллективларны юбилейлары белән котладылар, китапханәнең китап кына түгел, ә аралашу һәм илһамлануның җанлы киңлеге булуын искәрттеләр.

