Федераль программа ярдәмендә Түбән Каманың китапханә системасы 800 яңа китапка баеды. Аларны шәһәр һәм авыл китапханәләре арасында бүләчәкләр.
Укучылар яңа китаплар арасыннан классик әсәрләрне дә, заманча авторларның хезмәтләрен дә табачак. Әдәбиятның яңа партиясе детективлар, фәнни фантастика, энциклопедияләр һәм белешмәләр, балалар басмалары һәм башка бик күп өлкәләрне үз эченә ала.

