"Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты кысаларында Түбән Кама халкын мавыктыргыч күңел ачу программалары һәм шәһәр паркларында талантлы артистларның чыгышлары көтә.
· 25 июльдә 18:00 сәгатьтә "Гаилә" үзәк шәһәр паркында Ижевскидан "Лев и папа" төркеме чыгыш ясаячак. Парк кунакларын вокалист һәм гитарачының якты чыгышы көтә.
· 26 июльдә 18:00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк "Гаилә" паркында үзләренең иҗаты белән җирле артистлар: Алмаз Кашаев (вокал), Кирилл Давкаев (акустик гитара) һәм Гөлназ Куканос (вокал) сөендерәчәк.
· 25 июльдә 18:00 сәгатьтә "Гаилә" үзәк шәһәр паркында Ижевскидан "Лев и папа" төркеме чыгыш ясаячак. Парк кунакларын вокалист һәм гитарачының якты чыгышы көтә.
Чаралар "Татарстанда җәй" программасы кысаларында узачак. Барлык шәһәр халкын һәм кунакларны бәйрәм һәм иҗат атмосферасын тоярга чакырабыз!

