ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Халык иҗаты йортында СИБУР фестиваленең гала-концерты узды
Мәдәният
  • 11 Апрель 2025 - 16:33
  • Караулар: 33

Халык иҗаты йортында Түбән Каманың СИБУР предприятиесе хезмәткәрләре иҗаты фестиваленең гала-концерты булды. “Түбән Кама нефтехим” хезмәткәрләре һәм ветераннары, студентлар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар, сәхнәләштерелгән тамашалар куйдылар һәм хореографик композицияләре белән гаҗәпләндерделәр.

В Доме народного творчества прошел гала-концерт фестиваля СИБУРа

Иҗат фестивальләре традициясенә Николай Васильевич Лемаев нигез салган булган. “Безгә әлеге данлы тарихны үстерергә генә кала. Гала-концерт өчен иң яхшы номерларны сайлап алдык. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап гала-концерт куйдык. СИБУР компаниясенең 30 еллыгы фестивальнең темасы булды”, - дип сөйләде “Түбән Кама Нефтехим” профсоюз оешмасы рәисе Олег Шумков.

Фестивальдә предприятиенең барлык бүлекчәләреннән иҗат коллективлары катнашты. Гала-концерт өчен алар 30 дан артык номер әзерләгән иделәр.

Энергия җитештерү коллективы беренче урынны алды. Икенче урынны мономер һәм синтетик каучук заводларының иҗат коллективы Бутил каучук җитештерү заводы командасы белән бүлеште. Өченче урында – Ремонт-механика заводы һәм Оргсинтез заводы коллективлары. Фестивальнең Гран-приен 1141 нче цех яулады.

В Доме народного творчества прошел гала-концерт фестиваля СИБУРа

"Беренче минуттан алып соңгы минутка кадәр сәхнәдә чын профессионаллар булуы сизелде. Бик күп яңа, дулкынландыргыч җырлар ишеттек. Чыгышлар бик шәп иде", - дип билгеләп үтте «Түбән Кама Нефтехим» ветераны Татьяна Семеновых.

Конкурсантларга туганнары һәм хезмәттәшләре рухи көч биреп торды. Тамаша залында МХО катнашучыларының гаиләләре дә бар иде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^