ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама язучысы Гөләндәм Галиева үзенең яңа китабын тәкъдим итте
Мәдәният
  • 26 Апрель 2023 - 12:12
  • Караулар: 480

Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә җирле язучы Гөләндәм Галиеваның «Канатлы нур» китабының презентациясе узды.

Чарада Түбән Кама мэры Рамил Муллин, язучылар, педагоглар, мәктәп укучылары, шагыйрә иҗатын бәяләүчеләр һәм хөрмәт итүчеләр катнашты.


Гөләндәм Галиева - безнең хезмәттәшебез, ул ТР Түбән Кама муниципаль районы  Советының  җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе урынбасары  булып эшли.

Шагыйрәне түбәнкамалылар исеменнән Рамил Муллин котлады. ««Канатлы нур» китабы белән танышу - безнең өчен зур вакыйга. Безнең арабызда талантлы кешеләр булуы белән горурланабыз. Мин монда булуыма бик шат. Сезгә илһам чыганагы, яраткан эшегезне дәвам итегез һәм безне шигырьләрегез белән сөендерегез», – диде ул.


Шулай ук шагыйрәне китап укучылар, дуслары һәм каләмдәшләре, аксакаллар Шурасы вәкилләре котлады.

«Тыйнак шагыйрә   җыентыгы. Китапта Гөләндәм Галиеваның «җан энҗеләре» дигән тирән фәлсәфи карашлары тупланган. Мин аны укучыларга бик теләп тәкъдим итәм», – диде видео чыгышында китап редакторы, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин.


Чараны алып баручы Әнфисә Фәйзетдинова   Гөләндәм Исрафил кызының тормышы һәм иҗат юлы буенча экскурсия үткәрде, шуның белән укучыга шагыйрәнең күпкырлы дөньясын танырга мөмкинлек бирде. Язучының һәр шигырендә аның эчкерсезлеге, йөрәк тирәнлегеннән килгән кичерешләре һәм шатлыклары чагыла.

«Иҗатка мәхәббәтемне әти-әнием, укытучыларым уятты. Тормыш үзе иҗат өчен ризык бирә. Шигырьләр аша мин тормышның мәгънәсе, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйлануларымны җиткерергә тырышам. Шигырьләрем әти - әнигә, туган нигезгә, туган якка, телгә багышланган, шулай ук табигать, мәхәббәт, дуслык, гаилә кыйммәтләре, яраткан шәһәрем -Түбән Кама турында да язарга яратам. Илһам чыганагы – әйләнә-тирәлек, кешеләр, табигатьнең матур урыннары, бигрәк тә Кама яры буйлап йөрергә, кояш баюын күзәтергә яратам», - диде Гөләндәм Галиева.



Китапханә хезмәткәрләренең, Илһам Хисмәтуллинның, Марат Фәйрушинның чыгышлары чарага аерым эмоциональ төсмер бирде.

Чара ахырында шагыйрә барлык тамашачыларга үзенең яңа китабын бүләк итте.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^