ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Россия халыкларының Мәдәни мирас елы тәмамланды
Мәдәният
  • 23 Декабрь 2022 - 11:18
  • Караулар: 293

Түбән Камада Россия халыкларының Мәдәни мирас елы ябылуына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы  ачылуына багышланган гала-концерт узды. «Яшә, чишмә! Синдә халыкның җаны!» дигән бәйрәм чарасы Халык иҗаты йортында  булды.

Фойеда милли-мәдәни берләшмәләр тематик мәйданчыклар оештырды. Кунаклар керәшен сакчыларын ясау, чуваш билбавын туку, чигү һәм шәл бәйләү буенча мастер-классларда катнашты. Шулай ук алар каз каурыйларыннан майлавычлар  ясарга да өйрәнделәр.


Фойеда милли костюмнар презентациясе дә узды. 15 милләт вәкиле үзләренең костюмнары турында сөйләде.

Бәйрәм Халык иҗаты йорты сәхнәсендә дәвам итте. Биредә халыкларның милли колоритын күрсәткән профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективлары берләшеп чыгыш ясады.


Бәйрәм концертында башкорт, татар, рус, чуваш, удмурт, украин, керәшен, мари һәм башка халыкларның җырлары яңгырады һәм халык биюләре башкарылды.


Матур халык костюмнары, яңгыравыклы тавышлар, катнашучыларның дәртле һәм дулкынландыргыч чыгышлары тамашачыларда соклану уятты. Түбәнкамалыларның Россия халыклары мәдәнияте белән очрашуы җылы, дустанә атмосферада узды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*