ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Көзге боз куркыныч тудыра
Иминлек
  • 18 Ноябрь 2020 - 14:04
  • Караулар: 56
Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла.

Хәзерге вакытта республикада 9 коткару посты кизү тора. Аларның төп бурычы - шәһәр халкы белән профилактик әңгәмәләр үткәрү һәм боз өстендә бәлага тарыганнарга  ярдәмгә килү.

Дәүләт инспекциясе кешеләргә боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаганда гына боз өслегенә керергә яравы турында кисәтә.

   Закон бозучыларны 1500 сумнан алып 2000 сумга кадәр административ штраф көтә (ТР КоАП 3.10 статьясы).

Судагы бәхетсезлек очрагының шаһиты булсагыз яки үзегез  шундый  хәлгә төшсәгез, 112 телефонына шалтыратып,  ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*