ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның расланган яңа очраклары юк
Иминлек
  • 28 Октябрь 2020 - 12:46
  • Караулар: 22
Оператив штаб мәгълүматларына караганда, 28 октябрьгә Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның расланган яңа очраклары юк.

Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 289 очрагы расланган иде. Барлык чорда Түбән Камада 266 кеше тулысынча сәламәтләнде.

Татарстанда бүген COVID-19 йоктыруның 47 очрагы расланган, шуларның 1 се – читтән кергән, калганнары – авыру белән элемтәдә булган.

7 кеше хастаханәгә салынган, 40 кеше өйдә дәвалана.

Профилактика чараларын үтәгез: җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрегез, кулларыгызны даими юыгыз һәм аларны антисептик белән эшкәртегез, кеше күп җыела торган урыннарда булмаска тырышыгыз!
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*