ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
27 октябрьдә Түбән Камада Covid-19 йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Иминлек
  • 27 Октябрь 2020 - 10:32
  • Караулар: 36
Оператив штаб мәгълүматларына караганда, 27 октябрьгә Түбән Кама муниципаль районында тәүлек эчендә коронавирусның расланган яңа очраклары ачыкланмаган.

Элегрәк шәһәрдә яңа инфекция белән авыруның 289 очрагы расланган иде. Бөтен вакыт эчендә Түбән Камада 266 пациент тулысынча сәламәтләнде ( тәүлек эчендә +2).

Татарстанда бүген 45 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән. Алар барысы да авыру белән элемтәдә булган. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 35 е өйдә дәвалана.

Профилактика чараларын үтәгез: җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрегез, кулларыгызны даими юыгыз һәм аларны антисептик белән эшкәртегез, кеше күп җыела торган урыннарда булмаска тырышыгыз!
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*