ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
24 октябрьдә Түбән Камада томан булырга мөмкин
Иминлек
  • 23 Октябрь 2020 - 15:07
  • Караулар: 47
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсеннән 23 октябрь 20 сәгатьтән 24 октябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү килде. ТР территориясендә 24 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктамаска киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормозга басып алырга, шуның белән сезнең арттан килүче машина йөртүчеләргә сигнал бирергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренә торган жилет кияргә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга;

3. Машиналар йөри торган юлны чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымына каршы хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*