ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Көзен Түбән Камада җәяүлеләр катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Иминлек
  • 16 Октябрь 2020 - 08:47
  • Караулар: 107
Ел башыннан Түбән Кама шәһәре һәм район территориясендә җәяүлеләр катнашында 59 һәлакәт теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 63 кеше җәрәхәт алган.

"Бары сентябрь-октябрь айларында гына да ун юл-транспорт һәлакәте, өч кеше һәлак булды һәм тугызы яраланды, - дип сөйләделәр безгә ЮХИДИдә. - 414 җәяүле һәм 920 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды".

Көзге-кышкы чорда машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кыска көн, явым-төшем, томан юлларда күрү мөмкинлеген киметә.

Гади кагыйдәләрне үтәү юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын киметергә ярдәм итәчәк:

- юлны чыгар алдыннан туктарга һәм башта сулга, аннары уңга, аннары тагын бер кат сулга карарга, якынлашып килүче автомобильләрнең булмавына, ә бар икән, аларның тизлеге юлны чыгарга мөмкинлек бирүенә инанырга, әгәр беренче рәттәге автомобильләр тукталып, юл бирсә, икенче яки өченче рәттә зур тизлектә килүче автомобильләрнең юклыгына инанырга кирәк;

- беркайчан да юл аша йөгереп чыкмаска (яннан күрүне тоннельле күрү алмаштыра һәм җәяүле юлдагы хәлне дөрес бәяли алмый);

- туктап торучы автомобильләр, куаклар, агачлар һәм күрүгә башка комачаулыклар артыннан машиналар йөри торган юлга чыкмаска;

- нәкъ менә шуңа күрә автобусның алдыннан да, артыннан да чыкмаска, ә аның китүен көтеп торырга кирәк;

- өлкән кешегә баланы кул чугыннан түгел, ә беләзектән тотарга кирәк (бу очракта бала кулыгыздан ычкынмаячак һәм сезнең яннан йөгереп китмәячәк);

- ә менә балаларга бер-берсенә тотынып торырга кирәкми (куркыныч туганда, балалар бер-берсен төрле якка тарта башлаячак һәм нәтиҗәдә юлның машиналар йөри торган өлешендә калачак);

- транспорт чараларының хәрәкәтен яхшы күрергә һәм контрольдә тотарга комачауламасын өчен, юл аркылы чыкканда капюшонны төшерергә, наушникларны алырга кирәк;

- юлны аркылы чыкканда, телефоннан сөйләшмәгез;

- светофорның яшел сигналы хәрәкәтне генә рөхсәт итә, куркынычсызлыкны гарантияләми; борылышка әзерләнүче транспорт чарасына игътибар итегез;

- светофорның сары яки җемелди башлаган яшел сигналларына юл аркылы чыгарга кирәкми.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*