ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада коронавируска каршы тору буенча оператив штаб утырышы узды
Иминлек
  • 09 Октябрь 2020 - 12:35
  • Караулар: 156
Түбән Камада коронарвируска каршы тору  буенча оператив штаб утырышы узды. Утырышны Айдар Метшин җитәкләде. Катнашучылар эпидемиологик хәл турында фикер алышты.

Тәүлек эчендә Түбән Кама муниципаль районында коронавирусның расланган яңа очраклары теркәлмәгән. Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 272 очрагы расланган иде. Шул ук вакытта вируслы авырулар саны артуы күзәтелә.

Особое внимание: в Нижнекамске провели заседание оперативного штаба по борьбе с коронавирусом

Айдар Метшин, ОРВИ очракларының артуын исәпкә алып, мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирергә кушты. Барлык уку йортларында иртән температура үлчәүне тәэмин итәргә, авырулар буенча ситуациягә мониторинг алып барырга кирәк.

Шулай ук 65 яшьтән узган кешеләргә аерым игътибар биреләчәк. Аларга кешеләр күпләп җыела торган объектларда булуны чикләргә кирәк.

Октябрьнең икенче яртысыннан вакцинацияләүнең икенче этабы башлана.  Шулай ук хезмәт коллективларында вакцина ясауга игътибар бирергә киңәш ителде. Шәһәрдә һәм районда битлек режимын саклау буенча профилактик рейдлар дәвам итәчәк: беренче чиратта сәүдә, җәмәгать транспорты объектлары һәм кешеләр күпләп була торган башка урыннар тикшереләчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*