ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ел ахырына Түбән Кама йортларында күзәтү камералары саны 1,7 меңгә җитәчәк
Иминлек
  • 15 Сентябрь 2020 - 15:33
  • Караулар: 88
«Таттелеком»  Түбән Камада, Кама Аланында һәм районның зур авылларында 678 яңа видеокүзәтү камерасы урнаштыруны тәмамлый.

Элегрәк муниципаль районда «Имин ишегалды» республика программасы кысаларында меңнән артык камера урнаштырылган иде, яңаларын исәпкә алып, аларның гомуми саны 1,7 мең булачак.

Камералар хокук бозуларны автомат рәвештә теркәргә сәләтле түгел, әмма сурәт Эчке эшләр идарәсенең ситуацион үзәгенә керә, бу исә халыкның куркынычсызлыгын көчәйтергә мөмкинлек бирә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*