ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Сөембикә ур., 42 адресы буенча урнашкан йортта гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде
Иминлек
  • 15 Сентябрь 2020 - 08:07
  • Караулар: 79
Айдар Метшин бүгенге эшлекле киңәшмәдә Сөембикә ур., 42 адресы буенча урнашкан йортта гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде.

Түбән Кама мэры сүзләренә караганда, ашыгыч хезмәтләргә тулай торак фатирларының берсендә шартлау һәм яну турындагы хәбәр кичке тугызлар тирәсендә килгән. 4 нче катта фатир януы ачыклана, янгынны сүндергәннән соң, анда ир-ат гәүдәсе табыла.

Шул ук көнне бердәм диспетчерлык хезмәтенә әлеге йортта яшәүчеләрдән газ исе таралу турында мөрәҗәгать ирешкән, авария хезмәте килеп, әлеге фатирда газны ябып киткән. «Һәлак булучы, күрәсең (моны тиешле хезмәтләр тулысынча ачыклап бетерер), газны үз белдеге белән демонтажланган, нәтиҗәдә, ул башта шартлауга, аннары янгынга китергән», - дип аңлатты Айдар Метшин.

Биредә яшәүчеләрнең бер өлеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән, калганнарына коткаручылар ярдәм иткән. «Мин янгын хезмәтенең тиз килүенә гаҗәпләндем, - дип сөйләде йортта яшәүче Фирания Усаева. - Алар тиз, оператив һәм көйле эшләделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре бу хәлгә бик этик, тыныч һәм профессиональ яктан карады. Кешеләр дә аларны тыңлады. Бернинди паника булмады, барысы да төгәл оештырылган иде. Шәһәр мэрына да рәхмәт, ул фаҗига урынына килеп, хәлне күрде, халык белән сөйләште. Зыян күрүчеләргә ике автобус бүлеп бирелде һәм аларны кунакханәгә эвакуацияләү башкарылды».

Эшлекле киңәшмәдә Айдар Метшин алга таба да ярдәм булачагын җиткерде. Хәзер йортта экспертлар эшли: гадәттән тыш хәл сәбәпләрен, күршедәге фатирларның алга таба яшәү өчен яраклылыгын өйрәнәләр.

«Янгын нәтиҗәсендә тораклары зыян күргән кешеләргә хәбәр итәргә телим: муниципалитет зыянны каплау өчен барлык кирәкле чараларны да күрәчәк», - диде шәһәр башлыгы.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*