ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүген кич һәм иртәгә: Түбән Камада яшенле яңгыр һәм өермәле җил булуы ихтимал
Иминлек
  • 23 Июль 2020 - 15:34
  • Караулар: 93

Татарстан территориясендә урыны белән көтелә:

- 23 июль кичендә, 24 июльдә төнлә һәм көндез җилнең секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә кыска вакытлы көчәюе белән яшенле яңгыр;

- 23 июль кичендә һәм 24 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгыр һәм боз яварга мөмкин.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыкмый торырга. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яисә бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларының кубып төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама такталарыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында басып торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый: җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү куркыныч.

6. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында да куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка очарга мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр дә Сез яшенле яңгыр вакытында велосипедта яки мотоциклда барсагыз, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр үткәнче торыгыз. Автомобильдә баруны дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә җитешсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм явым-төшем үткәнен көтәргә кирәк.

Әгәр яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында торасыз икән, мөмкин булганча түбән урында җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*