ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада урман һәм сулыкларда контрольне көчәйтәчәкләр
Иминлек
  • 10 Июль 2020 - 13:36
  • Караулар: 205
Кичә Айдар Сәйфетдинов Түбән Камада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды.

Максималь һава температурасы 30 градустан артык булган көчле эсселек шартларында  урманнарның яну куркынычы югары. Эссе көннәрдә суда бәхетсезлек очраклары да күбрәк була.

Хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен, урман патрульләре эше көчәйтелә: муниципаль янгын сагы һәм ирекле ярдәмчеләр тәүлек әйләнәсе кизү торачак. Кешеләр күпләп ял итә торган сулыкларда вакытлыча коткару постлары урнашачак, патрульлек башкарылачак, каралган чараларның бер өлеше шул.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*