ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Нефтехимиклар янгынга каршы отрядына яңа җитәкче билгеләнде
Иминлек
  • 03 Июнь 2020 - 13:46
  • Караулар: 51
Бүген Түбән Камада федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Вазыйфага Камил Шиһапов билгеләнде.

«Түбән Кама Нефтехим» компаниясенең директорлар корпусы белән аны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекчәләре идарәсе башлыгы Рафаил Мотыйгуллин таныштырды. Компаниянең генераль директоры Айрат Сафин яңа җитәкчегә җаваплы эшендә уңышлар теләде.

Камил Шиһапов 1988 елдан ПЧ-44 янгын сагында эшли, 1994 елда ПЧ-33не җитәкли. 2004 елдан Түбән Кама муниципаль районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы, 2017 елдан «Түбән Кама Нефтхим» ГАҖ янгын куркынычсызлыгы буенча баш белгеч булып эшли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*