ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Махсус патруль хезмәткәрләре Түбән Камада 117 янгын очрагын булдырмый калган
Иминлек
  • 25 Май 2020 - 14:18
  • Караулар: 167
Түбән Камада янгынга каршы махсус чор тәмамланды. Ул бер айдан артык дәвам итте. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эш мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Шәйдуллин сөйләде.

Бу вакыт эчендә район территориясендә 49 янгын теркәлгән, шул ук вакытта махсус патрульләр 117 янгын очрагын булдырмый калганнар. Алар, мәсәлән, үләннәргә ут төртүне булдырмау өчен 214 рейд үткәргән.

Янгыннарның төп сәбәбе - коры үлән һәм чүп-чар яну. 2020 елда үлән януның 3 очрагы, чүп-чар януның 8 очрагы, камыш януның 9 очрагы теркәлгән.

Янгынга каршы махсус режим вакытында 23 кеше административ җаваплылыкка тартылган, 67 мең сумлык штраф салынган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*