ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Су күтәрелү сәбәпле, елга янында урнашкан дачаларга бармаска киңәш ителә
Иминлек
  • 25 Май 2020 - 10:38
  • Караулар: 99
Быел Камада су күтәрелүгә бәйле вазгыять кискен, әмма катгый контрольдә тора. Бу хакта Түбән Камада узган бүгенге эшлекле киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

Бүген Кызыл Чишмә бистәсендә Камада су биеклеге Балтыйк үлчәү системасы буенча 56,5 метр тәшкил иткән. "Узган атна дәвамында су 56 метрдан югарырак биеклектә торды, - дип белдерде Айдар Метшин, - һәм бу - критик хәл".

Муниципаль хакимият инициативасы буенча хәлне тотрыкландыру өчен башта ТР Экология министрлыгы җитәкчесе Александр Шадриковка берничә мөрәҗәгать ясалды, ә аннары Татарстан Президентының "РусГидро" адресына су дәрәҗәсен киметү буенча чаралар күрү өчен мөрәҗәгать җибәрелде.

Район елгаларында су дәрәҗәсе арту сәбәпле, хакимият Түбән Кама халкына бу атна ахырына кадәр Кама һәм Зәй янындагы түбән урыннарда урнашкан дачаларына бармаска киңәш итте. "Шулай ук Кама һәм Зәй елгалары ярында балык тотарга һәм ял итәргә барудан тыелырга кирәк, су күтәрелү сәбәпле, керү юллары юылырга, авыр техника һәм коткаручылар ярдәменнән башка чыгарга мөмкин булмаячак",-ди район башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм террорчылыкка каршы эш мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Шәйдуллин.

Бакчачыларга участокларда көндез генә булырга тәкъдим ителде. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук яр буе зонасында ял итү базасы, кунак йортлары, җитештерү һәм торак урыннары булган шәхси затларга матди кыйммәтләрне чыгарырга кушылды.

Су күтәрелү һәм Кызыл Чишмә дамбасы китү куркынычы янаган очракта, Дмитриевка, Ильинка, Пробуждение һәм 121, 121а, 109 нчы маршрутлар буенча урнашкан бакчачылык участокларын, шулай ук дамбаның авария хәлендәге участогы буенча транспорт хәрәкәтен тулысынча ябу каралган.

Коткару хезмәте тулы әзерлектә тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*