ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләүнең уртача индексы түбәнәйгән
Иминлек
  • 30 Апрель 2020 - 16:35
  • Караулар: 50
Татарстан шәһәрләрендә пәнҗешәмбе көнне үз-үзеңне изоляцияләүнең уртача индексы 2,3 балл булган. Барлык муниципалитетларда да урамнарда хәзер кешеләр бик күп.

«Яндекс» мәгълүматлары буенча, бик түбән күрсәткечләр - ике баллдан кимрәк  - Яр Чаллы һәм Казанда теркәлгән. Калган шәһәрләр арасында  бу күрсәткеч Лениногорскида гына югары, әмма анда да ул 3 баллга  җитмәгән.

Түбән Кама бишенче урында тора. Шәһәрлеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен һәм өйдә торуларын сорыйбыз.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*