ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларның ут белән сак эш итүләрен сорыйлар
Иминлек
  • 30 Апрель 2020 - 08:02
  • Караулар: 53
Түбән Кама районында янгынга каршы махсус режим 10 апрельдән башланып, 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Махсус режим гамәлгә кертелгәннән бирле,  ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары шәһәрдә һәм районда 131 рейд үткәргән.

Корыган үләнне һәм үсемлекләрне вакытында чистартмаган өчен,  ике вазифаи затка 16 мең сум һәм 11 кешегә штраф салынды, дип хәбәр итә kazanfirst.ru. 1 майдан 11 майга кадәр бакчачылык ширкәтләрендә һәм урман-парк зонасында патруль көчәйтеләчәк. Көн саен инспекторлар рейдларга чыгачак, ачык һавада ризык әзерләргә яратучыларны тоткарлаячак, үлән яну куркынычын тикшерүгә алачак, дип хәбәр итте ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Рөстәм Гарифуллин.

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режимны бозучыларга түбәндәге күләмдә штраф каралган:

* Гражданнар өчен - 2 меңнән 4 мең сумга кадәр;
* Вазыйфаи затлар өчен  - 15 меңнән 30 меңгә кадәр;
• Юридик затлар өчен -  200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

Май бәйрәмнәре башлану белән,  түбәнкамалыларның бакчаларга күпләп йөрүе көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле бүлеге җитәкчесе Рамил Насыйбуллин шәһәрлеләрне режимга җаваплы карарга: коры үлән яндырмаска, аны вакытында чистартырга, урман-парк зоналарындагы ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык әзерләмәскә, куркынычның 1-3 классына караган пиротехник әйберләр кулланмаска чакыра.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*