ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың 7 нче төзелеш-монтаж идарәсендә хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше тикшерелде
Иминлек
  • 21 Сентябрь 2019 - 08:15
  • Караулар: 86
Түбән Камада Хезмәтне саклау буенча координация советы үз эшен дәвам итә. Бу юлы оешма вәкилләре 7 нче  төзелеш-монтаж идарәсендә булдылар. Биредә 1167 кеше хезмәт куя, ә хезмәтне саклау өчен   6 квалификацияле хезмәткәр җавап бирә.



"Һәр бригада катлаулы һава шартларында сәламәтлек өчен зыян китермичә,  катлаулы техник бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә торган сыйфатлы һәм сертификацияле саклану чаралары, җайланмалар, приборлар һәм аптечка белән тәэмин ителгән", - дигән фикергә килгән координация советы вәкилләре.

Узган ел хезмәтне саклауның нәтиҗәлелеген арттыру  өчен,  7 нче  төзелеш-монтаж идарәсенә  30 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*