ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ФОТО: Түбән Кама янгын сүндерүчеләре футбол турнирында көч сынашты
Иминлек
  • 12 Сентябрь 2019 - 14:38
  • Караулар: 157

Түбән Камада Янгынга каршы  федераль  хезмәтнең беренче отряды футбол турниры оештырды. Аның җиңүчеләре (дүрт команда) Чакыру кубогында көч сынашты.

Нәтиҗәдә, җиңүне 92 нче янгын-коткару часте егетләре яулады. Икенче урында - 47 нче, өченчедә - 37 нче частьләр.

 Янгынга каршы  федераль  хезмәтнең беренче отряды 1969 елдан бирле Европада иң эреләрдән саналган Түбән Кама нефть-химия гиганты сагында тора. Составына 14 янгын часте кергән отряд күп еллар дәвамында республикада, ә кайбер күрсәткечләр буенча хәтта Россиядә дә алдынгылар сафында.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*